Нэни улым (исполнитель: Galyun'ka)

Нәни улым әле ясый
Беренче адымнарын.
Уенчыгын барып ала
Әнисе алдындагын.

Кызык итеп атлап бара
Матур аның йөреше.
Шушыдыр якты дөньяның
Иң гүзәл күренеше.

Чак-чак йөри алганына
Үзе чиксез шатлана.
Күзләреннән тирә-юньгә
Якты нурлар сибелә.

Кычкырып көлеп җибәрә
Барган җиреннән туктап
Бәхетле ана утыра
Һәр хәрәкәтен хуплап

И, бала, гөнаһсыз сабый,
Шатлыгың торсын ташып!
Яшә якты хыялларың
Һәрчак гамәлгә ашып!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Stay OST Золушка-80 Bonnie Bianco  Lil Mista  Желание принцессы  Марк Чужой  Easy set  Колибри - амфетомин  Mo-HaX  Hiro в ее голове 
О чем песня
Galyun'ka - Нэни улым?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен