Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Әйтер сүзләреңне әйт әйдә, Төшендереп яшәү кадерен. Сүзләреңдә тирән мәгънә синең. Рәхмәт сиңа, әнием, кадерлем! Исләремә сине төшерсәм дә, Үз көчемә үзем ышанам. Күз алдымда синең нурлы йөзең. Мин, әнкәем, сиңа сокланам! Юрый-юрый акты киләчәгең, Һәр балаңа теләп бәхетен. Яшисең син бары безнең өчен. Озын булсын, әнкәй, гомерең. Исләремә сине төшерсәм дә, Үз көчемә үзем ышанам. Күз алдымда синең нурлы йөзең. Мин, әнкәем, сиңа сокланам! Яшәү өчен ышанычлар бирдең, Өйрәттең син белгән кадәрен. Алар кебек һичкем якын итмәс. Белик әнкәйләрнең кадерен! Исләремә сине төшерсәм дә, Үз көчемә үзем ышанам. Күз алдымда синең нурлы йөзең. Мин, әнкәем, сиңа сокланам!