Юлчы (исполнитель: Салават Фатхетдинов)

Юллар... Кая гына илтмисез сез адам балаларын. Хәер, юл берәү генә, юнәлешләр – төрле...

Әй, юлчы, кая барасың?
Кереп хәл ал, арысаң.
Бәлки кунып та алырсың
Ходай кушып яр булсаң.
Тир чыгарып чәй эчәрбез,
Гәпләшербез туйганчы
Яшәп карарсың үземдә
Агач яфрак койганчы.

Алмалар җыярбыз бергә,
Өзәрбез чәчәкләрне.
Сагынып искә алырбыз
Иләс-миләс чакларны.
Юкка мени дәшәм сиңа?
Ялгызыма ямансу
Күңелдә сагыш уята
Хәтта яннан аккан су.
Күктә очкан ялгыз кош та
Керә төсле йөрәккә.
Үткәнне искә төшереп
Оя тузгый тирәктә.
Әй, юлчы, зинһар тукта
Учагым сүнеп бара.
Күңелем дә әкренләп
Бу хәлгә күнеп бара.

Изге җан, сизгер җан булсаң,
Өреп җибәр учакка.
Бәлки өметләр терелер
Ике җан тибкән чакта...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Calcium  Silverstein Three Miles Down  Бог- одинокий ребенок  Ella Fitzgerald Miss Otis Regrets  PJ Harvey Horses in My Dreams 
О чем песня
Салават Фатхетдинов - Юлчы?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен