жиде адым (исполнитель: илсоя бадретдинова)

Салкын кышкы бураннарда 
Мин адашмам дигән идең.
Тайгак көзге сукмакларда
Мин егылмам дигән идең.
Йөрәк ярсу чакта юлда
Миңа җиңел дигән идең.
Минем сулыш юлда иркен,
Мин юл сөяр дигән идең.

Хәзер инде юллар үткәч,
Ниләр калды юлларыңда?
Атлаганың җиде адым,
Чакрымнарың көтә алда.
Җиде адым арасында
Ниләр калды күрәсеңме?
Кемнәрнердең күз яшьләре,
Ә син шуны беләсеңме?

Язгы җилләр искән чакта
Атлыйм әле алга дидең.
Ул чакта син горур идең,
Үзем беләм юлны дидең.
Киләчәктә гел ашкынып
Кемнедер күрмичә үттең.
Кемнәрнеңдер хыялларын
Җиңел генә таптап киттең.

Еллар үтте, үткән юлың 
Җиде адым алда кала.
Адымнар җиңел атлана,
Чакрымнар мәңгегә кала.
Иң изгесе булган икән
Кемнәрнеңдер күз яшьләре.
Син эндәштең мәңгелеккә,
Тик мәңгелек эндәшмәде.

Буран тынган, исми җилләр, 
Үтәсе юллар үтелгән.
Тирә якта шомлы тынлык, 
Тик бер тавыш ишетелә.
Әллә күктән тама тамчы,
Әллә соң йөрәк тибеше.
Җиде юл чатында ялгыз
Басып тора хәзер кеше.

Хәзер инде юллар үткәч,
Ниләр калды юлларыңда?
Атлаганың җиде адым,
Чакрымнарың көтә алда.
Җиде адым арасында
Ниләр калды күрәсеңме?
Кемнәрнеңдер күз яшьләре,
Ә син шуны беләсеңме?

Еллар үтте, үткән юлың 
Җиде адым алда кала.
Адымнар җиңел атлана,
Чакрымнар мәңгегә кала.
Иң изгесе булган икән
Кемнәрнеңдер күз яшьләре.
Син эндәштең мәңгелеккә,
Тик мәңгелек эндәшмәде.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Чумачедчая Весна Потап и Настя Каменских  ReDISS Ефрейтор тварь Syndikat Kozz Porno  Дрочи сука морозная  April 5th Talk Talk  Твоя любовь Никольская Алиса Шер  Злая бадминтон  Злая от того что знаю у тебя  Sol Ja Camba Fantcha 
О чем песня
илсоя бадретдинова - жиде адым?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен