Ятимнәр хыялы (исполнитель: Иттифак)

Ятимнәр хыялы

Сине һаман да юксынам, кичен сине сагынам.
Синең назлы кочакларга төшләремдә сыенам.
Көтеп алам ак төннәрне санап сәгать телләрен.
Вакытларын белсәм иде син керәчәк төшләрнең.

Нигә язмыш шаярды соң мине ятим калдырып,
Нигә шулай тилмертә ул мең газаплар яудырып?
Күңелдәге яраларны вакыт имеш дәвалый,
Алла сине яратканга, мине язмыш куалый.

Дусларымның сүзләрендә эзләп таптым мин хаклык.
Купме генә тырышсам да, сизелми шул ул назлык.
Вакыт үтә, гомер уза, хатирәнең җебен суза,
Язмыш язган кануннарны төшләремдә мин бозам.

Менә инде тәүге көзне каршылармын ялгызым.
Бары кыска төшләремдә тоям әнкәм синең назын.
Язмышларны яклагандай таңнар атар бик тиздән.
Акыл, өшет минем җанны «уян» дигән бер сүздән.
Сызып таңнар атса да, мин рәхмәтле төннәргә,
Җылы назын кабат тоеп, сине күргән төшләргә.

Сайра,
Сайра күңел
Зинһар. Сине тоям гел
Янымда... булсаң да еракта.
Айга,
Бары айга очам
Әнкәм, мине якла...

Язмыш җиле кыйнаганда искә төшәр яшьләрем.
Алга таба яшәр өчен мин табармын көчләрен.
Кара туры күзләремә, әйтче язмыш, мин нишлим?
Күңелләрем сызласа да, иреннәремне тешлим.

Сары яфрак, ачы җилләр, бер мәгънәсез өннәрем,
Бу дөньяда бер юаныч — назга тулы төшләрем.
Сине күрү шатлыгыннан онытыла сүзләрем.
Газиз әнкәм сөртеп ала яшькә тулы күзләрем.

Дөньялыкта, фанилыкта язмыш безне аерды,
Ак офыкка очкан чакта канатларым каерды.
Сары язмыш тар сукмакта мине ялгыз калдырды.
Күңелемне сайратырга йөрәк үзе боерды.
Сызып таңнар атса да, мин рәхмәтле төннәргә,
Җылы назын кабат тоеп, сине күргән төшләргә.

Нарасыйлар күңелен аңлый белә төн генә,
Төшләрдәге назларыннан аера бары өн генә
Язмышларның кыйнавына, дөрес, күпләр җиңелә.
Газапларны түзалмыйча газиз башы иелә.

Җылы кочак, назлы сүзләр яши бала уенда,
Мыштым гына тибеп яши нәүмиз йөрәк куйнында.
Каш астыннан елмаеп син үтмә алар яныннан,
Нәфес дигән күзәнәкне алып ташла каныңнан.

Дөнья бит ул түгәрәк, тормый һаман иркәләп.
Сиңа да бит шундый язмыш килер бер көн үрмәләп.
Көзләрдәге яфрак кебек җилгә очар эшләрең,
Аерылмас дип уйлаган ташлап китәр кешеләрең...

Искә төшәр үткәннәр, күк йолдызын көткәннәр,
Тик син хәзер соңга калсаң, бәлки җиргә күмәрләр.
Уйланырсың, ашкынырсың кайтарырга үткәнне,
Артык туган чәүкә кебек каршыларсың иртәне...

Сайра,
Сайра күңел
Зинһар. Сине тоям гел
Янымда... булсаң да еракта.
Айга,
Бары айга очам
Әнкәм, мине якла...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Sayonara solitaire OST Chrono Crusade Chiba Saeko  Я влюбился patrix  Here To Stay Gutter Brothers  Inina Tora Клуб IBIZA  Н Just name  Biz Beleyik Mursel ft Rza  Get Up Rattle Bingo Players feat Far East Movement 
О чем песня
Иттифак - Ятимнәр хыялы?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен