Гаделсезлек (исполнитель: Libertas ft. Sayar & Insaf)

L I R T S эфикт Sayar, Insaf

Нигә? Гаделсезлек? Нигә? Һәм явызлык? Нигә? 
Жәлләмичә бездән көлә?

Нигә диеп йөрәк сорау бирә түзә алмыйча, 
Нигә кайбер кеше елап яши бәхет кора алмыйча, 
Нигә ялган явызлык кайчак калалар гаепсез 
Янда булган мәкерлеккә чыдап булмый түземсез. 
Язмышымны алдыйм диеп кача идем дөреслектән, 
Әмма качып булмый, мин аңладым, моны беләм. 
Кая калды якты көннәр? Кая соң ул дөреслек? 
Бар дөньясын ялган белән чолгап алган гаделсезлек. 
Һәр кешенең үз юлы, үз карашы бу тормышка, 
Берсе сайлый дөрес юлны, икенчесе китә сулга 
Һәм явызлык ягында ул югала, кеше булмый, 
Озак үзен эзли, тик ялгышны табып булмый. 
Нигә күпләр тилмереп яши гаделсезлек күреп: 
Берсе ята җылыда, икенчесе - җирдә үлеп? 
Онытылган адәм кебек кирәк түгел берсенә дә, 
Үтеп китәләр яныннан, аны хәттә күрмиләр дә.
 
Нигә? Гаделсезлек? Нигә? Һәм явызлык? Нигә? 
Жәлләмичә бездән көлә? 

Гаделсезлек, адым саен гаделсезлек. 
Нишләргә? Дөреслек эзлим өзелеп. 
Бар дөньясы үзгәрде, акча барны исертте. 
Дан һәм хөрмәт дигән сүзләр безнең илдә күптән бетте. 
Нигә безнең галимнәр ашкына төньякка? 
Нигә галимнәр ачышларын саталар шул якка? 
Калыгыз бездә генә, күтәрегез дәүләтне! 
Ул сиңа белем биреп тәрбияләп үстерде. 
Кайберәүләр күкрәк сөте биргән әнине, 
Яшәргә дәрт биргән газиз әтине 
Үсеп җиткәч оныталар, калдыралар. 
Мескен әни-әти картлар йортында сагыналар. 
Заманасы шундый - берәүләр корсак зурайта, 
Ялгыз үскән ятим бала акча сорый урамда. 
Нигә булышмый байлар, нигә аңа шулкадәр. 
Гаделсезлек бетәр, без көткән көннәр җитәр. 
Сулыш саен агулы төтен тиште минем үпкәмне, 
Ә уйларым бер-бер артлы ап-ак биткә тезелде. 
Бу гаделсез дөньяны без үзебез төзедек, 
Намусыбызны югалтып ялган белән төрендек. 
Без үзебез төзедек, без үзебез теләдек. 
Яхшы булыр дип уйлап баткакка килеп кердек. 
Инде хәзер ул хуҗа, бары аның кануннар. 
Яхшылыкны суыра синең татлы каныңны... 

Нигә? Гаделсезлек? Нигә? Һәм явызлык? Нигә? 
Жәлләмичә бездән көлә?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Common Barbie Aqua  Lord of the ring  Deep Dive Linkin Park  ЛЮБЭ Атас!  Не формат  Белый день непогода  Як тебе знайти 
О чем песня
Libertas ft. Sayar & Insaf - Гаделсезлек?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен