Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Ялгыз керәм быел язларыма
Ялгызлыкның ачы язмышы.
Адәм баласының күзләренә
Алдан язылган шул ялгышы.

Әрнүләргә түзә икән йөрәк, 
Түзә икән йөрәк барсына.
Тик шулайда учларыма кысам, 
Ярсыма дим аңа, ярсыма

Сөю тулы безнең сукмаларга
Сары сагыш кына ятармы?
Мин яраткан ап-ак ромашкалар
Җәен сары чәчәк атармы

Әрнүләргә түзә икән йөрәк, 
Түзә икән йөрәк барсына.
Тик шулайда учларыма кысам, 
Ярсыма дим аңа, ярсыма

Сагыш күле бигрәк тирән икән,
Суы тозлы, димәк, күз яше.
Тик шулайда өмет сүнми икән,
Сине көтеп, бәхетем, мин яшим!

Әрнүләргә түзә икән йөрәк, 
Түзә икән йөрәк барсына.
Тик шулайда учларыма кысам, 
Ярсыма дим аңа, ярсыма
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Mercy kanye west  Rihanna на русском  Песня-my  Жасмин  Diary of dreams nekrolog 43  Ро не Ро А глаза у тебя Вера  Непогода живой звук Влад Соколовский  Всё Хорошо Прекрасная Маркиза Леонид Утёсов 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен