Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Дусларым Наил Шәймәрданов көе Нурислам Гафиятов сүзләре 1) Сезне күрсәм кабат, якын дуслар Моңлы җырлар туа җанымда. Шатланам, кайчак мактанам да Дусларым бар, дуслар янымда Кушымта: Дусларым, дусларым, Минем якын дусларым Шатланам, кайчак мактанам да Дусларым бар, дуслар янымда 2) Иҗатымның кояш чыгышында Илһам бирә икән, дусларым Моңлы җырлар җырлый алам икән, Мин рәхмәтле сезгә - дусларым Кушымта: Дусларым, дусларым Минем якын дусларым Моңлы җырлар җырлый алам икән, Мин рәхмәтле сезгә - дусларым 3) Кирәк чакта ярты җанын ярып Бирер кеше булса сирәктер Бүлешкәндә кайгы-шатлыгыңны, Шундый дуслар булу кирәктер Кушымта: Дусларым, дусларым Минем якын дусларым Бүлешкәндә кайгы-шатлыгыңны, Шундый дуслар булу кирәктер Бүлешкәндә кайгы-шатлыгыңны, Сез дусларым булу кирәктер