Кайтуыңны сагынырмын (исполнитель: Хәмдүнә Тимергалиева)

Сау бул инде, дисең, сау бул инде,
Йөрәккәем кинәт туктап куйды.
Куллар инде кулдан аерылды,
Ике канат, гүя каерылды.

Ишеттеңме икән тавышымны?
Мин көтәрмен һәр көн кавышуны.
Бергә йөргән сукмакларга табынырмын,
Сагынырмын, кайтуыңны сагынырмын.

Салкын гына өздең араларны,
Нинди сүзем сине яралады?
Адымнарың йөрәк санап торды:
— Аерылдык, — диде, — аерылды…

Ишеттеңме икән тавышымны?
Мин көтәрмен һәр көн кавышуны.
Бергә йөргән сукмакларга табынырмын,
Сагынырмын, кайтуыңны сагынырмын.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Tokio hotel scream  Маша Бартон мама  Philipp poisel eiserner steg  Зеркало моей души  Annett Louisan Gendefekt  Гайтана острова  I like away you know 
О чем песня
Хәмдүнә Тимергалиева - Кайтуыңны сагынырмын?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен