Кайда сез, яшьлек елларым (Аранжировка, запись А. Айданов) (исполнитель: Резеда Мустафина)
Яшьлегем, яшьлек елларым, Кайда соң сез, кайда сез? Эзләсәм дә, таба алмыйм, Эндәшсәм дә файдасыз. Эзли-эзли яшьлегемне,Артыгыздан йөгердем. Кайда соң сез, унсигезем,Унтугызым, егермем? Онытылмый икан яшьлек Чәчләргә чал кунса да. Кайтарыгыз яшьлегемне Азга гына булса да. Эзли-эзли яшьлегемне,Артыгыздан йөгердем. Кайда соң сез, унсигезем,Унтугызым, егермем? Яшьлегем, һич югында син Ешрак искә төшсәнә. Яшәреп киткәндәй булам Яшьлек искә төшкәндә. Эзли-эзли яшьлегемне,Артыгыздан йөгердем. Кайда соң сез, унсигезем,Унтугызым, егермем?