Юкка тугел, юкка тугелдер. (исполнитель: Ляйсян Ветрова, Фанил Вакказов,)

Кая барма — җирдә матурлыклар,
Без — шул Җирдә туып үскәннәр.
Безгә кадәр, безгә кадәр дә бит
Җиргә күпме килеп киткәннәр.

һәркемгә дә бирелмәгәндер ул
Яшәү-күкрәүләргә тиң гомер.
Бу дөньяга без килгәнбез икән,
Юкка түгел, юкка түгелдер!

Бер үк кояш һаман караса да,
Бер үк булмый заман җилләре.
Йолдыз белән йолдыз арасында
Балкып ята кеше эзләре.

Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул
Яшәү-күкрәүләргә тиң гомер.
Бу дөньяда без яшибез икән,
Юкка түгел, юкка түгелдер!

Безнең өчен җирдә гөлләр үсә,
Карлар ява, җилләр исәләр.
Син ышанма, үзе өчен генә
Мине әгәр яши, дисәләр.

Бер күз ачып йомган ара гына
Безнең бергә үткән бу гомер.
Бер-беребезгә без кирәкбез икән
Юкка түгел, юкка түгелдер!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Man Overboard Where I Left You  Man Overboard White Lies  Man Overboard How to Hide Your Feelings  Man Overboard Open Season  Man Overboard Damage Control  Man Overboard Driveway  Man Overboard Five Girls Pizza 
О чем песня
Ляйсян Ветрова, Фанил Вакказов, - Юкка тугел, юкка тугелдер.?
user_12466 24 сен 14:09
о прекрасном
Фарида Абдуллина 9 апр 21:10
Наҗар Нәҗми сүзләре!
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен