Төзәлмәс яралар (исполнитель: Алим ft Гөлия Маннапова)

Гөлия Маннапова:

Төзәлмәс яралар...

Алим:

Килә көннәр, үтә вакыт, артта калды кара таплар,
Үтте хисләр, үтте кайгы, тик син генә минем уйда.
Иягемне төз күтәреп барып карыйм алга таба,
Тик мөхәббәт утлары мине эчтән көйдерә.
Зур яралар син калдырдың минем җафа йөрәгемдә.
Баллы ялган, тозсыз сөйләм түгелә сүзләреңнән.
Ышанып йөргән булдым, белә торып чынбарлыкны,
Сүзләрең болыт кебек яулап алды яктылыкны.
Хәзер инде без аерым, төрле юлдан атлап алга,
Мөхәббәт ачкычларын алыштырдык кайгыга.
Ялгыз кичкә алмашынды безнең бәхет минутлары, 
Үткән көннәрне сагынып сөртәм мин күз яшьләремне,
Каләмемне кулга тотып багышлыйм шигъри юллар.
Бетте хисләр, бетте сөю, ләкин калды кара таплар,
Яныңда хәзер бүтән, көнчелләмим, бәхет-шатлык,
Ләкин бел шуны гына, төзәлмәс яраларын.

Гөлия Маннапова:         
                                                                                              Якты көннәребез үтте, калды кайгы һәм нәфрәт,
Сагынулар хисләре һәм төзәлмәс яралар.
Үтте инде якты көннәр, сүнде безнең мөхәббәт,
Сагынам димә, зинһар, төзәлмәс яралар.

Алим:

Карашың тулы нәфрәт, күңелең тулы өмет,
Бармы хислөр, бармы сөю, әйтче миңа шуны җаным, 
Кочаклыйсың, үбәсең, тик күзеңдә юк очкын.
Әйе, мөхәббәтсез салынмас бәхет юлы.
Ник алдыйсың донъяны, ник ялганлыйсың мине,
Хисләреңә каршы килеп, нигә алдыйсың үзеңне.
Үтте еллар, үтте вакыт, кич алмаша көннәргә,
Ашыкмыйча, әкрен генә тормыш алга таба бара.
Кояш сибә нурларын нәфрәт белән тулган  җиргә,
Кемдер туа, кемдер үлә, кемдер бәхеткә ашкына, 
Кемдер эзли, кемдер таба, кемдер искә төшерә.
Ә мин барсын онытып горур карыйм киләчәккә, 
Кичерәсен кичердем, онытасын оныттым,
Аягыма нык бастым. киләчәкне төзедем,
Янымда мөхәббәтем, янымда сөйгәнем,
Ләкин булмас беркайчан төзәтеп яраларны.

Гөлия Маннапова:                       
                                                                                                              Якты көннәребез үтте, калды кайгы һәм нәфрәт,
Сагынулар хисләре һәм төзәлмәс яралар.
Үтте инде якты көннәр, сүнде безнең мөхәббәт,
Сагынам димә, зинһар, төзәлмәс яралар.
 
Һәм төзәлмәс яралар...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Project Pitchfork Souls In Ice  Project Pitchfork Zeitfalle  Project Pitchfork Awakening  Сердце мачете  Project Pitchfork Lightwave  Project Pitchfork Your Cut Feather  Iwrestledabearonce Danger In The Manger  Iwrestledabearonce Tastes Like Kevin Bacon 
О чем песня
Алим ft Гөлия Маннапова - Төзәлмәс яралар?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен