Зэлилэ (исполнитель: Наиль Анасов, Иркен Мустафин,)
Зәңгәр чиләк матур була Су белән тулса гына. Ярны сөюе күңелле Сүзендә торса гына. Әлләләлем Зәлилә, Гөлләләлем Зәлилә; Зәңгәр чиләкләрен алып Суга бара Җәмилә. Чиләге тула микән, Суы түгелә микән; Синең өчен бер матурның Үзәге өзелә микән. Биек тауга менгән чакта Таянам тезләремә. Суга тилмергән кошлар күк Тилмерәм сүзләреңә. Әлләләлем Зәлилә, Гөлләләлем Зәлилә; Зәлилә күк бәхетлеләр Совет илендә генә. Әлләләлем Зәлилә, Гөлләләлем Зәлилә; Яратамын дусларыңны, Шулай ук үзеңне дә.