Ап-ак карлар, ап-ак карлар. Бүген тагын яудылар.Син киткән (исполнитель: Салават Фатхетдинов)

Ап-ак карлар, ап-ак карлар 
Бүген тагын яудылар.
Син киткән юлларга мине
Кабат алып бардылар.

Карлар ява тын гына,
Күңелем сиңа ашкына.
Очып, очып, очып, очып
Синең кайтыр чак кына.

Ап-ак карлар каеннарны
Акка чорнап алдылар.
Йөрәгемне ят матурлар
Юк, юк, яулый алмыйлар.

Минем алтын хаклыгым,
Ак кардан саф аклыгым;
Кочып, кочып, кочып, кочып,
Сиңа сөйләр шатлыгым.

Җилләр тынды, юллар тынды,
Миндә тынмас зилзилә.
Сөю көчле давыл икән.
Чынлап сөйсәң, сизелә.

Сөюемнең давылында
Армый оча алсаң гына,
Очып, очып, очып, очып
Кайт, иркәм, яннарыма.

Карлар ява тын гына,
Күңелем сиңа ашкына.
Очып, очып, очып, очып
Кайт, иркәм, яннарыма.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Мот - 24-7  Песни NiceVi  Calvin Harris Iron  Еженедельник Снег 2011 Ольга Арефьева и Ковчег  Na rasstoyanii zvonka 5ivesta family  FM-зима  Insooni  Привет-Привет-Сколько зим-Сколько 
О чем песня
Салават Фатхетдинов - Ап-ак карлар, ап-ак карлар. Бүген тагын яудылар.Син киткән?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен