Чит-ят кызлар сиңа күз кысканда, Күрмәс диеп, җаным, уйлама. (исполнитель: Гузэл Уразова)

Чит-ят кызлар сиңа күз кысканда
Күрмәс диеп, җаным, уйлама.
Хатын-кызның күңелләре сизгер –
Син мәхәббәт белән уйнама!

Син минеке, бары минеке син,
Ят күзләрдән сине саклармын.
Мин синеке генә булсын дисәң,
Өмет-хыялларны акларсың.

Көнләштерәм диеп тырышма син –
Мин көнләшмәм, сүнәр хисләрем.
Җил-давылда калган чәчәк сыман
Мәхәббәтем белән нишләрмен?

Син минеке, бары минеке син,
Ят күзләрдән сине саклармын.
Мин синеке генә булсын дисәң,
Өмет-хыялларны акларсың.

Икәү бергә караганда гына
Матур була туган иртәләр.
Үз кулыбыз белән кора күрмик
Үтеп чыга алмаслык киртәләр.

Син минеке, бары минеке син,
Ят күзләрдән сине саклармын.
Мин синеке генә булсын дисәң,
Өмет-хыялларны акларсың.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Akira Yamaoka Prayer  Shout out louds chasing the sinking sun  So Red Susumu Yokota  Ziko sevirem onu  Rain Mane Gucci Mane  Afterhours deadmau5  Aerodynamite Daft Punk  Voodoo doll VIXX 
О чем песня
Гузэл Уразова - Чит-ят кызлар сиңа күз кысканда, Күрмәс диеп, җаным, уйлама.?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен