Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Мин бүген хыялдан үргән 
Бәхет чилеген сүтәм,
Өметемне йөгәнлим дә,
Кайтмаска диеп китәм.

Сагыш кочагында яшим,
Ни әйтим сиңа тагын?
Минем синең тормышыңнан
Кайтмаска киткән чагым.

Синең янда читлектә мин,
Синсез очар кош икән.
Өметемне канат итеп
Кайтмаска диеп китәм.

Сагыш кочагында яшим,
Ни әйтим сиңа тагын?
Минем синең тормышыңнан
Кайтмаска киткән чагым.

Хисләремнең колы булып,
Яши алмыйм мин бүтән.
Үземнән качып китсәм дә,
Кайтмаска диеп китәм.

Без ясаган яраларга
Бу аерылу үзе дәва.
Табалырбыз җанга дәва,
Син бер ярда мин бер ярда.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Мне пливать  Автобус 410  Мальчикам 23 февраля девчёнки  Прощай девчонка  Приходи к нам  Приходи к нам зимушка 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен