Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Тамчылар тамчыга җыела,
Елгалар елгага кушыла,
Парлашып очучы кошларның
Канаты бәхете куш булла.

Гомернең асылын аңлагыз,
Яраткан ярларсыз калмагыз,
Бар дөнъя утында яныгыз
Ялгызлык утында янмагыз.

Чәчкәләр чәчкәгә үрелә,
Судагы балыклар да бергә,
Яраткан ишеңне табарга,
Яралган һәрбер җан бу җиргә,

Гомернең асылын аңлагыз,
Яраткан ярларсыз калмагыз,
Бар дөнъя утында яныгыз
Ялгызлык утында янмагыз.

Йөрәкләр йөрәккә кушыла
Күңелләр күңелне чакыра.
Яраткан ишеңне табарга,
Сайланма бәхетең хакына.

Гомернең асылын аңлагыз,
Яраткан ярларсыз калмагыз,
Бар дөнъя утында яныгыз
Ялгызлык утында янмагыз.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Лето прилилето 2012 Потап и Настя Каменских  Строгий капрал Как хорошо быть  Штуша кутуша  Я это ты slim  Карандаш - Не Даю Поводов Сомневаться  Baskon Arash feat Timbuktu  Никому не доверяй наших самых  Знаю что ты вернёшься вновь 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
Назиль Бадретдинов 21 июн 5:06
Это песня про то. что каждое живое существо приходит в мир с целью найти свою половину. Не теряйте свою любовь, горите всеми огнями жизни, но сохранит господь вас от горения от огня одиночества.Но слова я немного привел под свою рифму. С уважением, Назиль Бадртдинов. Тамчылар тамчыга җыела, Елгалар елгага коела, Парлашып очучы кошларның Канаты бәхете куш була. Гомернең асылын аңлагыз, Яраткан ярларсыз калмагыз, Бар дөнъя утында яныгыз Ялгызлык утында янмагыз. Чәчкәләр чәчкәгә үрелә, Күктәге йолдызлар да бергә, Яраткан ишеңне табарга, Яралган һәрбер җан бу җиргә, Гомернең асылын аңлагыз, Яраткан ярларсыз калмагыз, Бар дөнъя утында яныгыз Ялгызлык утында янмагыз. Йөрәкләр йөрәккә кушыла Күңелләр күңелгә ашкына, Яраткан ишеңне табарга, Соңлама бәхетең хакына. Гомернең асылын аңлагыз, Яраткан ярларсыз калмагыз, Бар дөнъя утында яныгыз Ялгызлык утында янмагыз.
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен