Ә мин һаман сине көтәм (исполнитель: Гульнара Тимержанова)

Тәрәзәмне боз каплады 
Кышка керәм ялгызым. 
Боздан ясалган чәчәкләр 
Бүләк итә язмышым. 

Тәрәзәмне боз каплады, 
Ә мин һаман сине көтәм. 
Йөрәгем боз түгел, ялкын, 
Кил, бәгърем, гафу итәм. 

Боздай салкын чәчәкләрне 
Тыным белән эретәм. 
Җылыга түзми, боз эри, 
Ә син эрерсең микән? 

Тәрәзәмне боз каплады, 
Ә мин һаман сине көтәм. 
Йөрәгем боз түгел, ялкын, 
Кил, бәгърем, гафу итәм. 

Сагыш белән тулы күңелем 
Үкенү хисе чиксез. 
Салкын чәчәкләргә карап 
Өзгәләнәм мин синсез.

Тәрәзәмне боз каплады, 
Ә мин һаман сине көтәм. 
Йөрәгем боз түгел, ялкын, 
Кил, бәгърем, гафу итәм.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Tori Amos Iieee  Tori Amos Zero Point  Tori Amos Ode To My Clothes  Tori Amos The Dolphin Song  Tori Amos Never Seen Blue  Tori Amos Beulah Land  Tori Amos Cooling  Tori Amos Bachelorette 
О чем песня
Гульнара Тимержанова - Ә мин һаман сине көтәм?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен