Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

1. Ялтырaтып кaрaңгы төннәрне
aй бaлкый күңелем түрендә
йөрәгемне җылытмый моңсу ай
җитми шул кояшым күгемдә

Сагынам таңнарын көтәм көн туганын
Юксынам кояшның нурларын
Өмет яшәтә хыялым яшәртә
Күңлемнең изге саф хисләрен

Кушымта: 
Кайда син кояшым
Күз нурым кайда син
Ник качтым ялгызым калдырып
Болытлар томаннар эчендә адашып
Ник кереп югалдың ашкынып

2. Киң офыкларга илтә уйларым
Кичемне тынгысыз дәрьямны
Сине көтәм килерсең яз кебек
Гөлләргә күмеп бар җиханны

Талпынам биеккә яктыга киңлеккә
Яндыра сөюем ялкыны
Тик өзә җанымның канатларын
Төннәрнең караңгы салкыны

Кушымта: 
Кайда син кояшым
Күз нурым кайда син
Ник качтым ялгызым калдырып
Болытлар томаннар эчендә адашып
Ник кереп югалдың ашкынып
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Молитва Богородице очень красивый  Yersinia  Гимн конкурса молодых талантов  Молитва ОдноНо  Народ частушки  Молитва Православные песни Юлия Славянская  Ух на  Wo De Kuai Le My Happiness OST Fated to love you Jin 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен