Утыр эле яннарыма (исполнитель: Айгуль Мильштейн и Александр Яковлев)

Оныт мәшәкатьләреңне,
Оныт инде беразга,
Сыйпап-сыйпап чәчләремне,
Бер иркәлә, бер назла.

Утыр әле яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Син утырсан яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Йөзләреңә төбәп карап,
Килә бер сөенәсем,
Килә бер иркәләнәсем,
Килә бер сөеләсем.

Утыр әле яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Син утырсан яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Күзләремә ашыгып кына
Салкын карап үтмә син;
Өстәп тор сөю ялкынын,
Гел өсти тор, бетмәсен.

Утыр әле яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Син утырсан яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Оныт мәшәкатьләреңне,
Оныт инде беразга,
Сыйпап-сыйпап чәчләремне,
Бер иркәлә, бер назла.

Утыр әле яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Син утырсан яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Бубенцы весело галдят  Такие морозы  Андрей Grizz- полетели  Вспоминай обо мне когда ты далеко  Конец ХБ шоу  Я мечтаю о тебе по ночам Крик души  Скоро ты меня согреешь и оттаю 
О чем песня
Айгуль Мильштейн и Александр Яковлев - Утыр эле яннарыма?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен