Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Адаштың мәллә, кайтмыйсың, әни? Газиз балаңны ташлап киттең дә. Барыбер сине сагынам, әни, Җылы назыңны күрми үссәм дә. Нәни кулларым сине эзлиләр, Уйларым һич тә тынгы бирмиләр. Чит-ятлар килеп мине җәллиләр, Миңа кушылып алар әрниләр. Әнием, зинхар, ташлама мине, Ятлар кулыннан кайтып ал инде. Балаң күңеле тирән яралы, - Кичен өстемә юрган яп инде! Нигә туганмын бәхетсез булып, Мәңгә сагышлы бер кәккүк сыман? Бер тапкыр юрган өстемә япчы, - Әнием-бәгьрем, сине сагынам! Әнием, зинхар, ташлама мине, Ятлар кулыннан кайтып ал инде. Балаң күңеле тирән яралы, - Кичен өстемә юрган яп инде!