Бәхетем шаһзадәсе (исполнитель: Малика)
Шундый гүзәл төш күрдем, Бер ХАН кызы мин анда. «Насыйп ярым – син!» - диеп Эндәште бер шаhзадә. Кушымта: Син бәхетем шаhзадәсе, Төштә генә эзләмә. Ярым булып яннарыма Килсәң иде өндә дә?! Өнемдә дә эзләдем, «Син чынлап бармы диеп?» Кабул итәр йөрәгем, Булмасаң да шаhзадә. Төшләремдә күргәнем, Күңелемдә - син генә. Безнең бәхет иленә, Китик әле, шаhзадә?!