Мин яратам сине Татарстан (исполнитель: Салават Фатхутдинов)

Мин яратам сине, Татарстан,
Ал таңнарың өчен яратам,
Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың өчен яратам.

Мин яратам сине, Татарстан,
Горур халкың өчен яратам,
Җан эреткән әнкәм телең өчен,
Татар телең өчен яратам.

Мин яратам сине, Татарстан,
Тугайларың өчен яратам,
Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,
Җәлилләрең өчен яратам.

Мин яратам гүзәл Чаллы ягын,
Киң күңелле Казан каласын.
Кем уйлаган чит җирләрдән килеп,
Татарстан, синдә каласым.
ТАТАРСТАН, СИНЕ ЯРАТАМ!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Доченька  Любо брацы любо  Yves Larock  Мара-Где-то моя любовь  Сукачев Гарик  Лабиринт  Севгилим Любимая Рашид Бейбутов 
О чем песня
Салават Фатхутдинов - Мин яратам сине Татарстан?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен