. (исполнитель: Гузель Уразова - Исэн-сау гына бул син, кадерлем)

Безнең тормыш гөле чәчәк ата
Икәү сипкәч шифа суларын.
Мине аңлап, сөеп яшәгәнгә
Якты булсын йөрер юлларың.

Исән-сау гына бул син, кадерлем,
Һәрвакыт йөрисең юлларда.
Фәрештәләр сиңа юлдаш булсын
Алда каршылыклар торганда.

Һәр иртәне башлыйк матур сүздән
Карашлардан аңлап серләрне,
Бер-береңә назлар бүләк итеп
Үткәрик лә яңа көннәрне.

Исән-сау гына бул син, кадерлем,
Һәрвакыт йөрисең юлларда.
Фәрештәләр сиңа юлдаш булсын
Алда каршылыклар торганда.

Синең кебек гүзәл кешене мин
Күпме эзләсәм дә таба алмам.
Аңлыйм синең чиста хисләреңне,
Яннарыңнан китеп югалмам.

Исән-сау гына бул син, кадерлем,
Һәрвакыт йөрисең юлларда.
Фәрештәләр сиңа юлдаш булсын
Алда каршылыклар торганда.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
100 часов счастья Марианна  Vato Gonzalez - Not A Saint Extended Mix Record Club  Рома желудь лайк лайк  Черный самурай Рэп Vолна Amigo  Ekela or  Verchin angam ARAQSYA VARDERESYAN 
О чем песня
Гузель Уразова - Исэн-сау гына бул син, кадерлем - .?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен