лл (исполнитель: Анвар Нургалиев)

Былбыл дисәк, былбыллардан матурыраксыз.
Йолдыз дисәк, йолдызлардан балкулыраксыз.
Йөзегездә кояш булып нурлар коена,
Нурлар булып, теләк ява яшьләр туена.

Пар аккоштай кагынып, зәңгәр күлләрдә,
Язсын озак еллар сезгә парлап йөзәргә.
Җитегез көмеш-алтынга туйлар уздырып,
Пар аккошлар шикелле бәхетле булып.

2) Язмыш китабының яңа битен ачасыз,
Тормыш дигән зур юлларга аяк басасыз.
Шул юллардан гомер буе бергә атлагыз,
Пар гөлләрне шау чәчәкле бакча ясагыз.

Пар аккоштай кагынып, зәңгәр күлләрдә,
Язсын озак еллар сезгә парлап йөзәргә.
Җитегез көмеш-алтынга туйлар уздырып,
Пар аккошлар шикелле бәхетле булып

3) Туй көннәре шаулап узар, үтәр дә китәр.
Туйдан соң да гөрләп торсын сезнең гомерләр.
Яшәгез бер-берегезнең кадерен белеп,
Бер-берегезне иркә сүзгә, назларга төреп.

Пар аккоштай кагынып, зәңгәр күлләрдә,
Язсын озак еллар сезгә парлап йөзәргә.
Җитегез көмеш-алтынга туйлар уздырып,
Пар аккошлар шикелле бәхетле булып.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Elysian Fields Mermaid  Ghinzu Blow  Ghinzu Do You Read Me  Ghinzu Jet Sex  Ghinzu Cockpit Inferno  Ghinzu The Dragster Wave  Ghinzu Sweet Love  Ghinzu High Voltage Queen 
О чем песня
Анвар Нургалиев - лл?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен