Яшьлегем учаклары (Феликс Муртазин сүз. Риф Әхмәтов муз.) (исполнитель: Фидарис и Рузалия Муртазины)

Яшьлегем учаклары
      Риф Әхмәтов музыкасы
      Феликс Муртазин сүзләре

Шомыртлар белән узышып

Язлар саен ак чәчәктә,

Аулым алмагачлары,

Чәчәкләрне көнләштереп,

Гүзәл яши, гөрләп яши

Минем авылдашларым

    Яр буена сузлып ятып

    Эчәр идем суларын,

     Чишмәләремне сагындым,

     Яшьлек дусларым сагындым,

     Сагындым авылдашларым:

     Яшьлегем учакларын.

.

“Кызыл Яр”дан суга чумган

“Ат-ат” уйнап көн уздырган

Кайгысыз балачагым.

“Изге чишмэ” суын эчкән,

“Чибәртау”да көтү көткән

Хыялый үсмер чагым

     Яр буена сузлып ятып

     Эчәр идем суларын,

     Чишмәләремне сагындым,

     Яшьлек дусларым сагындым,

     Сагындым авылдашларым:

     Яшьлегем учакларын.

Тирләп-пешеп печән чапкан

Иске Кырлайнын кырлары,

Өтнәнен болыннары.

Һәр ел сагынып көтеп алган

Күңел ачкан, батыр калган

Әзәк сабан туйлары

     Яр буена сузлып ятып

     Эчәр идем суларын,

     Чишмәләремне сагынам,

     Яшьлек дусларым сагынам,

     Сагынам авылдашларым:

     Яшьлегем учакларын.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ricky Nelson Poor Little Fool  Akcent-Im Sorry  Баста-детка  Zемфира Мы разбиваемся  Psy gentleman  The Fray-Look after you  The doors roadhouse blues  George Harrison All Those Years Ago 
О чем песня
Фидарис и Рузалия Муртазины - Яшьлегем учаклары (Феликс Муртазин сүз. Риф Әхмәтов муз.)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен