Сөйлә, гармун, серләремне (исполнитель: Низамов Расим)

Күңелемдәге серләремне
Салдым гармун теленә.
Гармун телләре серемне
Сөйләсен дип үзеңә.

Сөйлә, гармун, серләремне,
Сөйлә, сөйлә, яшермә.
Син булмасаң, ялгыз башым
Ятим лә бит, ятим лә.

Белсә әгәр серләремне,
Килер иде яныма.
Сөйгәнем килсә яныма,
Шатлык иңәр җаныма.

Сөйлә, гармун, серләремне,
Сөйлә, сөйлә, яшермә.
Син булмасаң, ялгыз башым
Ятим лә бит, ятим лә.

Моңнар гына түгел синнән,
Шатлыклар да сибелсен;
Бәхетебезгә гармуным да
Сөенсен шул, сөенсен.

Сөйлә, гармун, серләремне,
Сөйлә, сөйлә, яшермә.
Син булмасаң, ялгыз башым
Ятим лә бит, ятим лә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Трезвый Заряд Решайся  Наадя - Пираты  Хаак feat оми1  Live My Dream jrdn  04 - Опасаясь контрразведки 20  Some people say  Аелдин жасы 18 
О чем песня
Низамов Расим - Сөйлә, гармун, серләремне?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен