Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Кышкы урман аша юлым, Тирә-ягым тып-тыныч. Тантаналы тынычлыкта Артта гына куркыныч.-2р. Күзем төште бер җиргә, Тукта, анда кем тора. Туңган дөнья уртасында Ялгыз миләш утыра.-2р. пр.: Ялгыз миләш янып тора, Ялгыз миләш,-2р Күзләремдә кан яше. Кемнәр өчен елый икән,-2р Ялгыз миләш тәлгәше.-2р Әллә мине табалмаган, Әллә сине югалткан. Миләш телен белмәем шул, Аңламас шул, юатсам.-2р. Гомеремнең бер мизгеле- Урман аша юл үтте. Туңып барган йөрәгемне Ялгыз миләш җылытты.-2р. пр.: Ялгыз миләш янып тора, Ялгыз миләш,-2р Күзләремдә кан яше. Кемнәр өчен елый икән,-2р Ялгыз миләш тәлгәше.-2р