Мин Казанда сине эзләп таптым, мин Казанда сине очраттым) (исполнитель: Ганиева Венера)

Мин сагынам назлы язларыңны…
Язларда мин хыял корамын.
Язларда мин мәхәббәтем эзләп,
Мең урадым Казан урамын.

Мин Казанда сине эзләп таптым,
Мин Казанда бәхет юрадым.
Бергә узыйк язмыш урамнарын,
Бергә узыйк Казан урамын!

Мин сагынам озын кышларыңны…
Күңелемә күчә бураның.
Бураннарда сине эзли-эзли
Мең урадым Казан урамын.

Мин Казанда сине эзләп таптым,
Мин Казанда бәхет юрадым.
Бергә узыйк язмыш урамнарын,
Бергә узыйк Казан урамын!

Мин яратам җылы җәйләреңне…
Мин җәйләрдән яңгыр сорадым.
Сагышларым яңгыр юмасмы, дип,
Мең урадым Казан урамын.

Мин Казанда сине эзләп таптым,
Мин Казанда бәхет юрадым.
Бергә узыйк язмыш урамнарын,
Бергә узыйк Казан урамын!

Мин яратам моңлы көзләреңне…
Көзләрдән мин бәхет сорадым.
Икебезгә уртак бәхет эзләп,
Мең урадым Казан урамын.

Мин Казанда сине эзләп таптым,
Мин Казанда бәхет юрадым.
Бергә узыйк язмыш урамнарын,
Бергә узыйк Казан урамын!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Сон NEW The Joystick  Blue Sky Holiday Double Hill  LIBERTANGO Татаева Асель  Посвящения учителям мы любим вас учителя родные  Анимешник лекс  Wonderfooled Duderstadt Remix SHato  Mustafa Sandal -Hava Atma  Порно-Порно Весело-Задорно 2010 
О чем песня
Ганиева Венера - Мин Казанда сине эзләп таптым, мин Казанда сине очраттым)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен