Санама син кэккук (Фирзәр Мортазин көе Индира Муллагалиева сүзләре) (исполнитель: Салават Фатхетдинов)

Сансыз көннәремне санама, син,
Күзләреңне яшькә манчыма.
Ышанмыйм мин, кәккүк, юравыңа,
Ышанмыйм мин сиңа тамчы да.

Күзләремә карап уйланма син,
Баш очымнан һәр көн урама,
«Гомерләрең ай-һай кыска», — диеп,
Ялган кайгы миңа юрама.

Язмыш көткән төгәл саны белән
Җырлагандыр йөрәк кыллары,
Һәм әйткәндер: «Сабый гына әле,
Җырлап калсын дәртле җырларын».

Күзләремә карап уйланма син,
Баш очымнан һәр көн урама,
«Гомерләрең ай-һай кыска», — диеп,
Ялган кайгы миңа юрама.

Маңгаема күптән язылгандыр
Җиргә килгәч бер көн китәсе.
Ашыкма әле, кәккүк, нигә шулай
Ахыр көннәремне көтәсең?

Күзләремә карап уйланма син,
Баш очымнан һәр көн урама,
«Гомерләрең ай-һай кыска», — диеп,
Ялган кайгы миңа юрама.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Прощай школа я пью коку колу  Smoke отведи глаза в небо  Салам  Сангу  Te vreau Daisy  Macross Frontier Infinity  Ты Меня Любимой Назови Бота feat 101 
О чем песня
Салават Фатхетдинов - Санама син кэккук (Фирзәр Мортазин көе Индира Муллагалиева сүзләре)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен