Яңа таңнар(муз.аранж.В.Червинский.сл.И.Шайхразиев) (исполнитель: Ильгиз Шайхразиев)

Яңа таңнар.

Иң якты хыял белән көнеңне бизә,
Күңелдә нурлар чәчеп, яктырсын әйдә.
Ә салкын кыш килсә, 
Җаныңны өшетсә, 
Ышан, кыштан соң һәрвакыт җылы яз килә. 

Күңелләрдә шәмнәр булып кабыналар
Яңа хыяллар.
Могҗизага ышан, дустым, тиздән алар
Чынга ашырлар. 
Син учагыңны сакла,
Ялкыннарын салкын җилдән капла.
Беркайчан туктама, дустым, безнең алда
Яңа таңнар. 

Бел, дустым, бу дөньяда син ялгыз түгел.
Адашсаң зур юлларда - өзмә өметне.
Син ышан, без бергә.
Кулымны җибәрмә.
Яңа таңнар дәшә безне яңа үрләргә.

Күңелләрдә шәмнәр булып кабыналар
Яңа хыяллар.
Могҗизага ышан, дустым, тиздән алар
Чынга ашырлар. 
Син учагыңны сакла,
Ялкыннарын салкын җилдән капла.
Беркайчан туктама, дустым, безнең алда
Яңа таңнар. 

Әгәр дә караңгы төн, 
Капласа күңел күген,
Йолдызлар күрсәтер безгә юлны.
Мин бит гел синең янда,
Үтенәм беркайчан да
Җибәрмә минем кулымны. 
 [bad word]
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Saxon Heavy Metal Thunder  Is Anyone Up Eskimo Callboy  Long Gone Bryan Adams  Easy Money Bruce Springsteen  Гестапо 
О чем песня
Ильгиз Шайхразиев - Яңа таңнар(муз.аранж.В.Червинский.сл.И.Шайхразиев)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен