Туган көнең белән (Феликс Муртазин сүз. Риф Әхмәтов муз.) (исполнитель: Фидаиль Муртазин)

Туган көнең белән

Риф Әхмәтов муз. Феликс Муртазин сүз.

Кышлар үтеп китә 
Җылы язлар җитә 
Алыштыра төнне иртәләр 
Көн саен көн туа 
Гомер шулай уза 
Кеше гомре бик тиз үтә лә 

Куш
Туган көнең белән 
Тәбрик итәм сине 
Бераз моңсу,күбрәк сөенеч 
Ходай тарафыннан 
Шулай яратылган
Кабул итеп алыйк шул килеш 

Саклыйбыз хәтердә
Авылның кичләрен
Яшлекнең онтылмас хисләрен
Күп еллар узса да
Әле генә сыман
Тәүге тапкыр сине үпкәнем

Куш
Туган көнең белән 
Тәбрик итәм сине 
Бераз моңсу,күбрәк сөенеч 
Бездән генә тормый
Гомер уза шулай
Кабул итеп алыйк шул килеш 

Безнең эзләр калган 
Авыл урамнарын 
Җитәкләшеп үтик тагын бер 
Үпкәләмик әле 
Уйлап үткәннәрне 
Кире кайтмас инде ул гомер! 

Куш
Ту-ган кө-нең белән 
Тәбриклибез бүген 
Бераз моңсу, бераз сөенеч 
Бездән генә тормас 
Һәркемнең үз гомре 
Кабул итеп алыйк шул килеш
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Про лошадь  Elvis Costello Red Shoes  Elvis Costello Less Than Zero  И любовь нам больше ничего и не надо  Follow The Cops Back Home  Алилуйя  Elvis Costello Radio Sweetheart  Последний звонок Потап и Настя 
О чем песня
Фидаиль Муртазин - Туган көнең белән (Феликс Муртазин сүз. Риф Әхмәтов муз.)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен