Эх, сез матур кызлар (П.Кубашев кое, Н.Васильев суз.) (исполнитель: Казан Егетләре)

Дус-ишләрем уйный-көлә,
Мин генә көлмим.
Уенның да ямен тапмыйм,
Ни булды, белмим.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Мин эшемдә гел почетта,
Һәрчак мактыйлар.
Кызлар гына урап уза,
Эх, яратмыйлар.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Йөрәгемдә утлар яна,
Һич төшенмисез.
Арагыздан берегезне
Сөям өметсез.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Нигә сезгә аңлашылмый
Минем хисләрем.
Шулай ук ялгыз үтәрме
Минем кичләрем?

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Adema Trust  Adema Co-Dependent  Adema Unstable  Песня 33 коровы  Adema Rip The Heart Out Of Me  Adema Rip the Heart Out  Adema Stand Up  Adema Promises 
О чем песня
Казан Егетләре - Эх, сез матур кызлар (П.Кубашев кое, Н.Васильев суз.)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен