Аккош канат кагына минус (исполнитель: Салават (Хәмдүнә Тимергалиева,)

Саргаямын сагышлардан,
Сәгать саен сагынам.
Сиңа сәлам әйтергә, дип,
Аккош канат кагына.

Сандугачлар өзеп сайрый
Минем сагышларымны.
Барсыннар әле яныңа,
Борма аккошларымны.

Аккошлар сүзсез аңлаша,
Эх, син дә аңла, иркәм.
Аккошлар тәрәзә какса,
Ач тәрәзәңне иртән.

Сандугачлар өзеп сайрый
Минем сагышларымны.
Барсыннар әле яныңа,
Борма аккошларымны.

Әйтергә генә кыймыйсың,
Син дә сөясең, беләм.
Сөюеңне язып җибәр
Аккош канаты белән.

Сандугачлар өзеп сайрый
Минем сагышларымны.
Барсыннар әле яныңа,
Борма аккошларымны.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Kerry Force ни кто не умирал  Андреа - най велик  15 Прости за любовь H1GH  Песня про 4 г класс  Жених Револьверс  Пери Финес и ферб  Пропащий человек  Ты для меня Device feat Scandal Inc 
О чем песня
Салават (Хәмдүнә Тимергалиева, - Аккош канат кагына минус?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен