Гөлназ Әкбәрова - Аксылу җыры "Алтын Казан" рок-операсыннан (исполнитель: Эльмир Низамов)

Аксылу җыры.

Эльмир Низамов музыкасы
Ренат Харис сүзләре

Алтын беләзекләремне
син кидердең түгелме?
Кулларыңны беләгемә
син тидердең түгеме?

Алтын йөзегемә энҗе
син кидердең түгелме?
Бармагыңны бармагыма
син тидердең түгелме?

Кулларыңның ныклыгын,
тыныңның кайнарлыгын
хәтерли минем җаным,
хәтерли минем тәнем!

Колак алкаларымны да
син кидердең түгеме?
Кайнар тыныңны битемә
син тидердең түгеме?..

Күз нурларың белән мине
син көйдердең түгелме?
Йөрәгемә кайнар хисләр
син тидердең түгелме?

Кулларыңның ныклыгын,
тыныңның кайнарлыгын
хәтерли минем җаным,
хәтерли минем тәнем!

Кулларыңның ныклыгын,
тыныңның кайнарлыгын
хәтерли минем җаным,
хәтерли минем тәнем!

Хәтерли минем җаным...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Блатной Удар - Скрипач  Ты по ходу охуела Спец  Марина айдаева сан безам  Артём бизин -она одна такая  Недотрога медляк 2011 Фактор 2  Алешкин папиросочка  Ладушки величальная ермолов  Иошпе А самовар кипит 
О чем песня
Эльмир Низамов - Гөлназ Әкбәрова - Аксылу җыры "Алтын Казан" рок-операсыннан?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен