Эх, тала-тала (халык җыры) (исполнитель: Зөхрә Шәрифуллина)

Сандугачлар ияләшкән су эчәргә миләштән.
Сагнуларым бетәр әле сезне күреп сөйләшсәм.

Эх, тала-тала-тала, тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна икән минем йөрәгем?

Агыйделгә басма салдым каенын сайлап кына.
Яннарына барыр идем кош булып сайрап кына.

Эх, тала-тала-тала, тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна икән минем йөрәгем?

Агыйдел суы тибрәлә уртасында сал булса,
Суга салсаң – калкып чыга, безгә насыйп яр булса.

Эх, тала-тала-тала, тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна икән минем йөрәгем?

Агыйделкәйне кичкәндә җырлыйм ишкәк ишкәндә.
Өзелә үзәк, яна йөрәк җаныем искә төшкәндә.

Эх, тала-тала-тала, тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна икән минем йөрәгем?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Пролив Дрейка  Песня про сашу и настю  Essex  Еду еду  Fikra  Зимняя вишня  Я так хочу с тобой 
О чем песня
Зөхрә Шәрифуллина - Эх, тала-тала (халык җыры)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен