Ак күлмәгем, ак күлмәгем (исполнитель: Сафин Габдельфат)

Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Бер киюдә каралттым.
Яратмавыңны белсәм дә,
Әллә нигә яраттым.

Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Итәге зәңгәр бизәк.
Каерылган кош канатыдай
Әрнеп өзелә үзәк.

Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Алларга манам инде.
Чәчәге сынгйн гөлләрдәй
Ялгызым калам инде.

Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Алмаштырмам карага.
Дөрли-дөрли янсын әйдә,
Сулар сипмә ярага.

Мин караны кими диеп,
Син дә акны киярсең.
Гомер узгач, күлмәк тузгач,
Бәлки син дә сөярсең.

Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Бер киюдә каралттым.
Яратмавыңны белсәм дә,
Әллә нигә яраттым.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Тингол  Колыбельная дочке Иллет  Амели на мели до утра  Алтынай Nurbek ft Dia  Киш праздник крови  Текст песни финиш света  Я сегодня пьяный детка  Иракли и даша суворова 
О чем песня
Сафин Габдельфат - Ак күлмәгем, ак күлмәгем?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен