Туган авылым (исполнитель: Айдар Галимов)

Шаулы дулкын өсләренә ятып 
Тибрәлгәндә диңгез кочагында
Колагымда чыңлап чишмә тавышы
Җанда җыр яралды шул чагында.

Диңгез ярларында – зур шәһәрләр,
Минем туган авылым кечкенә.
Үскән йортым, балачак, яшьлегем – 
Нык сагындырганы – өч кенә.

Җимешләрдән бөгелә агачларың,
Гүзәллектән әйләнә башларың,
Тик төшемә керә ак аеннның
Үзебезчә шаулап яфраклары.

Диңгез ярларында – зур шәһәрләр,
Минем туган авылым кечкенә.
Үскән йортым, балачак, яшьлегем – 
Нык сагындырганы – өч кенә.

Бер ярыннан икенче ярына
күз күреме җитмәс араларың.
Ничек түзеп яши икән, авылым,
Яшьли читтә калагн балаларың.

Диңгез ярларында – зур шәһәрләр,
Минем туган авылым кечкенә.
Үскән йортым, балачак, яшьлегем – 
Нык сагындырганы – өч кенә.

Юксынырмын әле, диңгез, сине,
Ләкин анда авылым көтә мине.
Поезд чаба туган якларыма,
Бу җырым да шушы хакта гына.

Диңгез ярларында – зур шәһәрләр,
Минем туган авылым кечкенә.
Үскән йортым, балачак, яшьлегем – 
Нык сагындырганы – өч кенә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Рождественская песнь  Подскажи  Черная звезда  AMATORY я не буду  Песня офисного работника Семен Слепаков  Ария мефистофеля  А в доме моем Всегда лето солнце 
О чем песня
Айдар Галимов - Туган авылым?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен