Гузэлем (муз. суз. А.Сафиуллин) (исполнитель: Альберт Исмаил)
Агымсуга карап уйга талам, Дөрләп яна минем йөрәгем. Төннәр буе йоклый алмый ятам Синсез үтә айлы кичләрем. Кушымта: Әй Гүзәлем, өзмәче үзәгем, Болай да яралы йөрәгем. Бу җырымны сиңа атап язам Булсын диеп сиңа бүләгем. Агымсу өстендә кошлар оча, Ала алмыйм шуннан күзләрем. Елмаюың китми күз алдымнан, Шат йөзләрең синең, Гүзәлем. Кушымта: Су өстендә ак кораблар йөзә, Калдыралар дулкын эзләрен. Әй Гүзәлем, күримче тагын бер Кояштай балкыган йөзләрең.