Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Атландым атның биленә, Киттем Герман җиренә. Герман җире — кара үлән, Әллә кайтам, әллә үләм. Безнен авыл капкалары Ачык торсын, япмагыз. Безнен газиз балаларны Ятим диеп какмагыз. Кояш чыга әйләнеп, Ак болытка бәйләнеп. Җиңү белән, сау-сәламәт Кайтсак иде әйләнеп.