Сагыну. Татар халык жыры (исполнитель: Изге Ай)

Бездә биек таулар бар ла,
Тау астында таллар бар;
Талда яфрак, миндә сагыну,
Сездә нинди хәлләр бар?

Тау астында салкын чишмә.
Агып төшә улакка;
Сагынуымны әйтер идем,
Җил дә исми ул якка.

Алмалар өзәр идем лә,
Бауларга тезәр идем;
Янмаса бу йөрәккәем,
Сагынуга түзәр идем.

Салкын чишмә буйларында
Атлар эчерсәң иде;
Туган-үскән илләреңдә
Гомер кичерсәң иде.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
И Пока Моё Сердце Будет Биться  Хочу все знать  Музыка 2013 БЬЯНКА  Школа ноггано  На крыльях любви  Липа облепиха  Но она его любила  Белый шоколад 
О чем песня
Изге Ай - Сагыну. Татар халык жыры?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен