Ркаил Зәйдулла "Татар булып калыйк!" (исполнитель: Идел Кыямов)

Сынатмастыр – сүрелмәстер күңел.
Дөрләр дә ул, балкып яныр да.
Гаҗәп түгел – Тукай каны ага,
Татар каны ага тамырда.

Бу башлардан барсы үткәндер, шәт.
Давыл булып күпме яу килгән?!- 
Тузан баскан ташлар сөйли башлый:
Йә җиңелгән татар, йә җиңгән.

Бу дөньяда яралганнан бирле
Язмыш безне азмы кыйнады, -
Беләзекне богау кысса кысты,
Югалтмадык әмма иманны.
Һәр гасырның ата шайтаны бар –
Урландылар кайбер өметләр..
Без, барыбер, бирелмичә калдык,
Татар булып калдык, егетләр!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Брат ты мне или  Если бы н знал  Ты словно весна  Деревня пелагея  В моих мыслях ты  Выключайте свет  Ноггано-кому как  Лягушачий джаз 
О чем песня
Идел Кыямов - Ркаил Зәйдулла "Татар булып калыйк!"?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен