Хәсән Туфан " Әйткән идең" (исполнитель: Идел Кыямов)

л. с.

Әйткән идең:
«Әгәр сөя калсаң
Миннән башка берәр бүтәнне,
Сөй... тик сөй син
Миннән яхшыракны,
Сөймә ләкин миннән түбәнне...»

Юлыктым мин быел бер чәчкәгә 
Көтмәгәндә, уйламаганда, 
Нәкъ синдәйгә, синең шикеллегә, 
Әйтерсең лә синең дәвамга...

Тормышымның синнән соңгысында 
Тапканым юк иде һичкемне. 
Нишләргә соң?— Бер киңәш бир миңа: 
Ул һәр яктан Синең шикелле...

Нишләргә соң?— дигән сорау белән
Киләм менә рәсемең каршына...
Үзең булсаң әгәр,
Мондый уйлар
Килер идемени башыма?!.

1957
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Kill me heal me  Люби люби как  Эрика россия  Theme Metalocalypse OST Dethklok  Я падаю в небо ольга  Nothing to say  Татту 
О чем песня
Идел Кыямов - Хәсән Туфан " Әйткән идең"?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен