Габдулла Тукай "Шагыйрь" (исполнитель: Идел Кыямов)
Еллар үтеп, бара торгач картайсам да, Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да, — Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас; Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас. Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?! Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны; Күңлемдә көн һаман аяз — һаман да яз, Шагыйрь күңлендә кыш булмый да кар яумый. Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби, Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели; Менмәмен мин, ходай кушса, мич башына, Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы. Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә, Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә: «Без китәбез, сез каласыз!» —дип җырлармын, Җәсадемне туфрак берлә күмгәндә дә. Җәсадемне — төнемне, гәүдәмне.