"Эх, сез матур кызлар"... Язма:1990 елгы... Баянда:Рөстәм Вәлиев... (исполнитель: Җырлый:Салават Фәтхетдинов)

Дус-ишләрем уйный-көлә,
Мин генә көлмим.
Уенның да ямен тапмыйм,
Ни булды, белмим.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Мин эшемдә гел почетта,
Һәрчак мактыйлар.
Кызлар гына урап уза,
Эх, яратмыйлар.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Йөрәгемдә утлар яна,
Һич төшенмисез.
Арагыздан берегезне
Сөям өметсез.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Нигә сезгә аңлашылмый
Минем хисләрем.
Шулай ук ялгыз үтәрме
Минем кичләрем?

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Rabiosa Samba 2011 Sb51 Shakira  3 Kelmat Abd El Fattah Greiny  Black Sands Mini Mix Bonobo  Yvelaferi Kargad iqneba Zumba  Resad Dagli - Sevmirsen 2013  Песни ютуба  AYO Hardway Remix Hyper Crush  Oldum men 2013 
О чем песня
Җырлый:Салават Фәтхетдинов - "Эх, сез матур кызлар"... Язма:1990 елгы... Баянда:Рөстәм Вәлиев...?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен