Хәбәр көтә әнкәй (исполнитель: Анвар Нургалиев)

Алло, әни, ишетәсеңме? Таныдыңмы балаңны?
Телефон араларында тоям җылы тыныңны.
Тавышыбыз телефонның тимер чыбыкларында,
Беребез кояш баешында, беребез чыгышларында.
Әниемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне:
“Кайгыртмича, яшәп бергә иде, йөрәкәемне.”

Телефоннан сөйләшүләр күңел елату гына.
Сагынуларны басу микән, әллә уяту гына.
Тавышыбыз телефонның тимер чыбыкларында,
Беребез кояш баешында, беребез чыгышларында.
Әниемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне:
“Кайгыртмича, яшәп бергә иде, йөрәкәемне.”

Көтәсең хәбәребезне кайларда йөрмәсәктә.
Син керәсең хәлебезгә без керә белмәсәктә.
Тавышыбыз телефонның тимер чыбыкларында,
Беребез кояш баешында, беребез чыгышларында.
Әниемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне:
“Кайгыртмича, яшәп бергә иде, йөрәкәемне.”

Әнием, туган көнеңдә барыбызда без бергә.
Телефоннар да ял итсен, ял итсендәр бүгенгә.
Тавышыбыз телефонның тимер чыбыкларында,
Беребез кояш баешында, беребез чыгышларында.
Әниемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне:
“Кайгыртмича, яшәп бергә иде, йөрәкәемне.”
“Кайгыртмича, яшәп бергә иде, йөрәкәемне.”
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Alien Nation  La Dispute Stay Happy There  La Dispute The Child We Lost 1963  La Dispute Extraordinary Dinner Party  La Dispute Objects in Space  Hey Now Oasis  La Dispute How I Feel  La Dispute Why It Scares Me 
О чем песня
Анвар Нургалиев - Хәбәр көтә әнкәй?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен