Бу Минем Рухият! (исполнитель: Данил Шаймуллин)

Бер мәхәббәтем бар йөрәктә, ул мине hәрчак бәхет итә,
Ел буе көттем мин аңа кайтуын яңадан.
Ул минем бердән бер хыялым, тик туры булсын сайлаган юлым.
Мин аңа гашыйк булдым беренче караштан.

О, Сәләт иле, сиңа килеп,
Бәхетле булам мин, кайгы онытам мин.
Ул мизгелләрне, дәртле биюләрне
Саклармын җаным түрендә.

О, яна йөрәк, чынга аша теләк,
Бу минем Рухия-ә-ә-ә-әт!
Хисләр өчен, тугры дуслар өчен,
Белем биргән көчен
Мең рәхмәт сиңа, Сәләт!
Биредә җәй, канатларыңны җәй,
Күкләргә омтыл син, анда көтә тылсым.
О, яна йөрәк, чынга аша теләк,
Бу минем Рухия-ә-ә-ә-әт!

Əти-әни, сау бул, мин китәм, яшь күңлем мине Сәләткә илтә.
Бу чыннап язмыш насыйп булды монда килергә.
18 көннең кадерен белеп, бар кешеләрнең сөүен төеп,
Мин яшим монда, Сәләт мең көч бирә яшәргә.

О, Сәләт иле, сиңа килеп,
Бәхетле булам мин, кайгы онытам мин.
Ул мизгелләрне, дәртле биюләрне
Саклармын җаным түрендә.

О, яна йөрәк, чынга аша теләк,
Бу минем Рухия-ә-ә-ә-әт!
Хисләр өчен, тугры дуслар өчен,
Белем биргән көчен
Мең рәхмәт сиңа, Сәләт!
Биредә җәй, канатларыңны җәй,
Күкләргә омтыл син, анда көтә тылсым.
О, яна йөрәк, чынга аша теләк,
Бу минем Рухия-ә-ә-ә-әт!

Сәләтем, сине көттем, елдан елга үсеп кенә бар.
Без мәңгегә синеке, җырлыйк әле бергә, дуслар!

Бер мәхәббәтем бар йөрәктә, ул мине hәрчак бәхет итә,
Ел буе көттем мин аңа кайтуын яңадан. Хэй!

О, яна йөрәк, чынга аша теләк,
Бу минем Рухия-ә-ә-ә-әт!
Хисләр өчен, тугры дуслар өчен,
Белем биргән көчен
Мең рәхмәт сиңа, Сәләт!
Биредә җәй, канатларыңны җәй,
Күкләргә омтыл син, анда көтә тылсым.
О, яна йөрәк, чынга аша теләк,
Бу минем Рухия-ә-ә-ә-әт!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Meer Zey feat Kripmus  Песня Тамада  Мой Babylon  Believe-44  Джинсовые мальчики  Nie ma nieba happysad  Ranpo kitan ED 
О чем песня
Данил Шаймуллин - Бу Минем Рухият!?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен