Минем кайгы түгел! (исполнитель: Axelle)

Синең тыныч йоклавың минем кайгы түгел күптән,
Бу якларда ялгыш кына сулышыңны көтәм..
Күтәр эзләреңне дымланылган асфальттан
Мин бары тик өрәк булдым йөрәгеңә кагылган...
Таптар идем исемеңне, минем исем исеңдәме?!
Һәм сөйлисе дә булма минем иреннәрнең тәмен.
Миңа кычкырма син, зинһар, бәхетемне җимермә дип,
Берәр нәрсә сөйлә әйдә, дәшмәвеңнән тилерәм бит!
Мин гаепле идем, син гаепле бүген..
Бер елмаеп кара әле, чынлап та бит матур бу көн!
Хис дигәнең шул булдымы? Ул алдымы йөрәгеңне?
Син шалтырат һәм ялганла бүген кайда йөргәнеңне!
Соңгы дигән очрашуның бу унынчысы ахры,
Сүнгән сөю учагының пыскып яну тарихы...
Син - минем көчсезлегем, шуңа да син минсез түгел,
Тик күрешкәч болытлана нигәдер казан күге.
Соң әйдә кочакла мине, акла мине, тураклап ташла мине!
Ясалма елмаю ясап горурланып атлар идең!
Ярар инде,
Бу юлга матурлык акылны кабат җиңде...
Ә минем ваытлыча түгел, ваытында буласым килгән иде!
Тырнагыңны тешләмәле, эшләмәдем берни дә мин!
Мин бары тик сизмәдем мәхәббәтнең үлгәнен.
Үкенәсеңдер түккәнгә, белмим кемгә, яшьләреңне,
Дәшмәвең хәерлерәктер, күңелемнең яшьнәве.
Мәхәббәткә тулган идек, тик барысы да кичә иде...
Бүген йөрәгемне сыгып, бу канымны эчәр идең.
Җитәр инде...
Миңа барыбер, кем сиңа билет ала,
Миңа җитә әгәр кайчак яңгырасам плеерыңда.
Матурым минем, минеке түгел, кемнеке син?
Имеш бу юләрлек һәм бары тик яшьлек хисе.
Минем исем, синең исем алар икесе дә гаепле...
Сиңа китәргә вакыттыр, кабат кара сәгатьне.
Мин күкләрдә, кайдадыр син кычкырасың һаман,
Тик шул ямьсез тавышың да миңа җырлаган сыман!
Кысан минем вакыт белән, мин бетмәслек эштә -
Бу иң әйбәт дару чыксын өчен барысы истән.
Минем кем булганым бер дә кирәк түгел сиңа,
барлык язганнарны шашкан тормыштан чыгарам.
Сине тәмам яулап алган патшабикә авыруы,
Син мине күрмәсәң дә, күралмассың ахры...
Мин шул ук бит, үзгәрешсез, тик син генә башка белән!
Безнең бәхет белмәүлектә булган икән...
Мәхәббәттән үч алмыйкчы, үлгәннәрдән үч алмыйлар!
Без һәммәбез төрле-төрле, тик бертөрле гөнаһлар.
Минем күңел кылларын җәзаларга күнеккәч
Чыгарып ат йөрәгемне иң беренче чүплеккә!
Минем өчен хушлаш минем акыл белән!
Син сөйләгән әкиятләрне мин төшемдә күрәм...
Һәм бу елмайдыра, син дә елмай гына!
Ә иртәгә шалтыратырмын сиңа...
Бәлки...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
А мы как на качелях прожили нашу  В Сюжетах 4 Тбили Тёплый  Безответная любовь Russak ex Ритм дорог  Cg bros Друг  Дальнобойщики Екатерина Первая  Туган кон задавка Алина Давыдова  Чёрный ворон Анастасия Сорокова  Hai sirun achker Красивые армянские 
О чем песня
Axelle - Минем кайгы түгел!?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен