Сине сойгэн яр бар, онытма(минус-демо) (исполнитель: Лилия Муллагалиева)

Өметләрдә яна дәртле йөрәк, 
Яшәрбез уртак җыр барында.
Тирбәтермен моңнарыма салып,
Кал син бары, кал син янымда.

Онытма, онытма мин барын,
Сәламем - һич тынмас җырларым.
Янәшә булырлар һәрвакыт
Йөрәгем, хисләрем, уйларым.

Канатың талганда мине уйла,
Көч өстәр канатлы җырларым.
Күзләрең яшьләнсә, миңа кил,
Таралыр җыелган моңнарың.

Югалтмам, югалтмам мин сине,
Кайнарлык җитәрлек йөрәктә.
Син - минем тиңсез җыр канатым,
Син миңа ышаныч, терәк тә.

Аңлый җаным агымсу халәтен,
Ирексез ярлардан аерыла.
Үземнең күгемдә калыйм, калыйм,
Ходаем, канатым каерма.

Онытма, онытма мин барын,
Сәламем - һич тынмас җырларым.
Янәшә булырлар һәрвакыт
Йөрәгем, хисләрем, уйларым.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Feeling So Blue  Басня про  Taylor swift style  The bird the used  When ever  John newman love  Such a lonely day  Nothing in This World Paris Hilton 
О чем песня
Лилия Муллагалиева - Сине сойгэн яр бар, онытма(минус-демо)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен