Ташлама энкей, ташлама (исполнитель: Салават Фатхетдинов)

Догаларның күңелемнән
Юк әле югалганы.
Саклый мине, яклый мине
Әнкәмнең догалары.

Кушымта:

Ташлама, әнкәй, ташлама,
Мине изге догаңнан!
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.

Тылсымлы да, шифалы да
Әнкәмнең догалары -
Догаларның шатлык кына
Китерә торганнары.

Кушымта:

Кырыс бит тормыш юллары,
Авыр бит дөньялары!
Хәлләремне җиңеләйтә
Әнкәмнең догалары.

Кабатлыйм мин дә әнкәйдән
Өйрәнгән догаларны.
Җиткерермен түкми-чәчми
Мин сезгә дә аларны.

Кушымта:

Ташлама, әнкәй, ташлама,
Мине изге догаңнан!
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ты уедешь не оставив на прощание желтый  Я раняю запат  Мы так подзравить вас хотим  Мы вас за все длагодарим  Чикса 90 60 90  Гомер язы ранис  Yuzuki Yukari - Balsam 
О чем песня
Салават Фатхетдинов - Ташлама энкей, ташлама?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен